Реклама
Быел Түбән Мактама бистәсе оешканга 50 ел тула. Шул уңайдан бистә халкын яңадан-яңа проектлар көтә.
Беренчедән, юбилейлы ел Түбән Мактамада юллар төзелеше, тирәлекне төзекләндерү белән истә калачак.
Узачак чараларның күбесе үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатын да күз алдында тота.
2016 елның иң зур проекты -гомуми мәйданы бер мең квадрат метрдан артык булган спорт комплексын төзеп куллануга тапшыру булачак. Аның тантаналы ачылуы июль азагында көтелә.
Ә юбилейга бәйле бәйрәм чараларына старт 7 февральдә биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+