Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

1996 елда Әлмәттә сәяси репрессияләр корбаннары Советы оештырыла.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991 елдан башлап, Россиядә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне нигезсез атылып үтерүчеләрне, репрессияләүчеләрне, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрүчеләрне искә алалар.

1996 елның ноябрендә Әлмәттә сәяси репрессияләр корбаннары советы оештырыла һәм хәзерге вакытта ул 79 кешене берләштерә.

 Әлмәттә дә бу куркыныч вакыйгалар корбаннарын искә алдылар. Хәтер мәйданында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында әлмәтлеләр чәчәкләр салу митингына җыелдылар. Илдә коронавирус  фонында хәлләрнең начараюы сәбәпле, митингны тар даирәдә үткәрергә дигән карар кабул ителде.

Митингта катнашучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев сәламләде. Ул Хәтер көненең мөһимлеген ассызыклады һәм репрессияләнүчеләрнең һәркайсына азык-төлек җыелмалары тапшырылды, дип билгеләп үтте.

Митингны бер минут тынлык белән, гомуми фотога төшеп, һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләделәр.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса