Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия халык санын алу Татарстанда һәм шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә дәвам итә

Син нинди милләттән? Туган телең нинди?

Аның беренче ун көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.

Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча ил төбәкләренең беренче җиделегендә һәм Идел буе федераль округында лидер булып тора. Электрон рәвештә халык санын алу уртача Россия күрсәткечләреннән артып киткәнлеге дә мәгълүм булды.

Шуны да ассызыклап узасы килә, стандарт һәм яңа сораулардан тыш, исәпкә алу анкетасында бик мөһим ике сорау сорау бар. Син нинди милләттән? Туган телең нинди? Бу сорауларга һәркем дөрес һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Исәпкә алу вакытында халыкның, милләтләрнең ни дәрәҗәдә бердәм һәм тупланган булуын ачыклый торган сораулар бу. Гомумән, милләтләргә кагылышлы сорауларга ачыклык кертеп, Татарстанстат идарәсе бу уңайдан халыкның милләтен һәм туган телен үзбилгеләве, шулай ук аларның бу сорауга җавап бирүдән баш тарта алу хокукы мәсьәләсендә Россия Федерациясе Конституциясенең 26 маддәсен төгәл үтәү каралган булуын искәртте. Халык санын алучыга кеше үз милләтен билгеләгәндә аның җавабына йогынты ясарга тырышу, ачыклык кертү яки җавапны әйтеп җибәрү тыела. Халык саны нәтиҗәләре буенча бердәм булып калуыбыз үзебездән, «мин – татар» дигән төгәл җавабыбызны язудан гыйбарәт.

Аңлашылганча, халык санын алу гражданнарның яшәү шартлары турындагы мәгълүматларыннан тыш, татарларның төбәкләрдә бүгенге көндә ни рәвешле урнашуын, туган тел мәсьәлә-сендә үзбилгеләнүен күрергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – шушы нәтиҗәләрдән чыгып, Россия Федерациясендә яшәүче күпмилләтле халык-ның, шул исәптән татар халкының да социаль-мәдәни ихтыяҗлары ачыклана.

Дәүләт статистикасының Әлмәт бүлеге начальнигы Светлана Васильева хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен әлмәтлеләр стационар участокларга да бара ала. Әлмәттә шундый 61 участок эшли. Стационар участок адресларын белү һәм сорауларга җавап алу өчен әлмәтлеләр        8 (8553)32-90-94 кайнар элемтә телефонына шалтырата алалар. Анкета тутыручылар исә көн саен сәгать иртәнге сигездән алып кичке сигезгә кадәр өйләргә йөри.

- Халык санын алу чарасы Әлмәт муниципаль районында уңышлы гына дәвам итә. Авыл җирлекләрендә ул аеруча оешкан һәм нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырыла.Биредә эшләүче исәпкә алучылар арасында үзләренә билгеләнгән йортларга кереп, белешмә җыеп, эшләрен тәмамлаучылар да бар инде. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыкларына һәм халыкка рәхмәтемне җиткерәсем килә, - дип тә ассызыклады Светлана Егоровна.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса