Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Янгын сүндерү хәбәрчеләрен урнаштыр-үз якыннарыңны сакла" акциясе узды

2021 ел башыннан 19 очрак теркәлгән, ул вакытта янгын хәбәр итү җайланмалары эшләгән – 39 кеше коткарылган, шуларның 13е балалар.

Әлмәттә 81 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре "Янгын сүндерү хәбәрчеләрен урнаштыр-үз якыннарыңны сакла"  акциясендә катнаштылар. Хезмәткәрләр шәхси секторда янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрәләр. 

Салкыннар башлану сәбәпле, халык электр техникасыннан һәм җылылык генерацияләү җайланмаларыннан актив файдалана башлый. Еш кына дөрес булмаган эксплуатация януга китерә. Шулай ук сәбәпләр исемлегендә-мичне эксплуатацияләү, ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту.

Акция ярдәмендә 81 янгын-коткару часте хезмәткәрләре автоном янгын хәбәрчеләрен торак йортларда, фатирларда урнаштырырга киңәш итәләр һәм ярдәм итәләр.

Статистика буенча, 2016 елдан 2021 елга кадәр янгын хәбәр итү җайланмалары 76 фатирда яшәүчеләргә янгын чыгу турында хәбәр иткәннәр. Шуның белән бәйле рәвештә 155 кеше, шул исәптән 62 бала коткарылган. 2021 ел башыннан 19 очрак теркәлгән, ул вакытта янгын хәбәр итү җайланмалары эшләгән – 39 кеше коткарылган, шуларның 13е балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса