Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйге тәмам, яки Татар теле кыйммәт торамы?

Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамлануга таба бара.

Ел башында әллә ниләр эшләрбез, татар теленә яңа сулыш өрербез кебек иде. Әлбәттә, гел эшләнмәде түгел.

Балалар бакчаларында, мәк-тәпләрдә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә. Язучылар, артистлар, сәнгать әһелләре дә үзләренең һөнәри эшләрен белеп һәм югары дәрәҗәдә башкаралар. Тик шулай да туган телебезнең торышы, аңа мөнәсәбәт, аны гамәлдә куллану дәрәҗәсе бер дә канәгатьләнерлек, җанга тынычлык бирә торган түгел. Илбашы шушындый мөмкинлек тудырганда, югыйсә, күбрәк эшләп калырга да кирәк иде кебек. Нишләптер тизлекне «арттырып» булмады.

Элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйге игълан ителгәч, шәһәр хакимиятенә 348 фотогаепләү кергәнлеге хакында язган идек. Аннан соң аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова уздырган киңәшмәдә хаталарны төзәтү өчен 2 атна вакыт бирелгәнлеге дә әйтелгән иде. Инде ике ай үтте.

Хәл-торыш белән кызыксынып, яңадан аппарат җитәкчесенә шалтыраткач, сәркатибе хатлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кушты.

- «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясенә Әлмәт муниципаль районы буенча барлыгы 486 гариза кергән, 245 гариза хәл ителгән. 204 гаризаны үтәү билгеле бер вакытка планлаштырылган.

Күпфатирлы торак йортларның элмә такталарындагы хаталарны төзәтүгә торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты, идарәче компанияләр һәм ТСЖлар актив кушылды. Шәһәр автомобиль юллары идарәсе көче белән шәһәр урамнары күрсәткечләрендә хаталар буенча заявкалар оператив рәвештә үтәлде. Эшмәкәрлек вәкилләренең дә бер өлеше читтә калмады.

Планлаштырылган заяв-каларның төп өлеше, ә алар 204, мәгълүмати такталарда, кибет, павильоннар элмәләрендә һәм атамаларында хаталарны бетерү белән бәйле. Әмма эшмәкәрләрнең барысы да хаталарны төзәтергә теләп риза була дип әйтмәс идек. Чөнки яңа элмә такталар эшләтү өстәмә финанс чыгымнары сорый.

Шуңа да карамастан, экология һәм төзекләндерү департаменты, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары хезмәткәрләре белән берлектә, дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру максатыннан күрсәткеч һәм элмә такталардагы хаталарны төзәтү буенча эшкуарлар белән көн саен индивидуаль эш алып бара, - дип җавап бирделәр безгә. Күрәсең, барысы да җиңел генә булып чыкмады. «Эш сәгате», «Ялсыз һәм тәнәфессез эшлибез», «Шимбә, якшәмбе - ял көннәре» дип язу өчен кайберәүләргә күтәрә алмаслык бәя икән. Белдегезме инде татар теленең бәясен, ничек кыйммәт торганын?!

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында элмә такталарда, юл күрсәткечләрендә, торак йортларның татар телендәге аншлагларында һ.б. хаталарны ачыклау-га халыкны җәлеп итү буенча барган бәйгегә йомгак ясалды. Ун җиңүче арасында «Әлмәт хаталары»н күрсәткән Тәлгать Хөснетдинов та бар.

Бәйге тәмам, бүләкләр алынды, ә хаталар кайчан бетәр? Анысы билгесез.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса