Әлмәттә мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Өлкәннәр көненә багышланган «Көзге игелек атнасы» чарасы кысаларында балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе волонтерлары ярдәмендә Әлмәт муниципаль районының «Кайгырту» үзәгендә исәптә торучыларга азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Ярдәмне барлыгы 18 кеше алды, дип хәбәр итә "Кайгырту" үзәге.