Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак
Чара шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге янында узачак.
13 августта пенсия яшендәге әлмәтлеләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге хәбәр итә.
Барлык теләүчеләргә 13.00 сәгатьтә мәшгульлек үзәгенә барырга кирәк, ул Герцен урамы, 86 А адресы буенча урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа