Бу мөмкинлекне аларга «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров бүләк итте.
Аның ярдәме белән ветераннар 2021 елның икенче яртыеллыгына «Әлмәт таңнары» газетасына яздырылды.
«Миңа профсоюзда эшләүче коллегалар мөрәҗәгать итте. «Тат-нефть-Добыча» структур берәмлеге ветераннарын игътибарсыз калдыра алмадым. Яздыру эшләре тәмам - тиздән аларга район газетасы килә башлаячак», - дип уртаклашты Азат Ягафаров үзенең Инстаграм аккаунтында.