Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Китап" милли радиосы эфирының яртысы җырларга, яртысы әдәби әсәрләргә багышланачак

Ел ахырына "Китап" милли радиосы эфирының бер яртысы җырларга, ә икенче яртысы әдәби әсәрләр укуга багышланачак.

Бу хакта "Татмедиа" АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйткән. 

Баш мөхәрир белдергәнчә, бу редакция тулы көченә шли башлап, тиешле күләмдәге программалар әзерләнгәч мөмкин булачак.

Радионың бүгенге форматына килгәндә аның 70 процентын - музыка тәшкил итә.

"Якынча 25 проценты - ретро җырлар, бүгенге 25-30 яшьлек тыңлаучылар гомерендә ишетмәгән җырлар түгел, ә, киресенчә, кечкенәдән әти-әниләре, әби-бабаларыннан ишетеп үскән җырлар", — дигән радио җитәкчесе.

60-70-80 еллардагы хит булган җырларны бүгенге көндә дә кайтарып башкаручыларның җырлары да радио архивында тупланганынын әйткән ул.

Радио эфирында1990 еллар азагында бик яратып тыңланган, әмма бүген онытылып баручы җырлар да яңгыраячак. Биредә шулай ук радио тыңлаучыларның яраткан  заманча матур җырлар да  урын алачак.

Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен радионың  мобиль кушымтасы да эшләнелгән. Теләгән һәркем телефоннары аша Play Market һәм App Store кибетләренә кереп, телефонына урнаштыра ала.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.tatmediaradio

https://apps.apple.com/ru/app/милли-радио-китап/id1510285607

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса