Татарстанда ел башыннан таппан кадалып, 245 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артмый, дип билгелиләр Роспотребнадзор идарәсендә.
Шул ук вакытта талпан тешләү очракларының 96 проценты талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә, ягъни 30 муниципалитетта, шул исәптән Чаллы һәм Казанда теркәлгән.
Боррелиоз буенча республиканың бөтен территориясе эндемик булып санала.