Татарстанда ел башыннан 887,1 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган
24 апрель мәгълүматларына караганда, Татарстанда ел башыннан 887,1 мең кв. метр торак кулланылышка тапшырылган. Бу планның 29,8% ын тәшкил итә.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.
"Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 48,0 мең кв. метр тәшкил итә", - дип билгеләп үткән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.
Аерым алганда, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20,5 мең кв. метр мәйдандагы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән.
Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча агымдагы елда республикада 1 млн. 317,2 мең кв. метр мәйдандагы 177 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта 348,0 мең кв. метр мәйдандагыы 49 күпфатирлы торак йорт файдалануга инде тапшырылган.
Моннан тыш, республикада бер ел эчендә 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар.
24 апрельгә 518,6 мең кв. метр мәйданлы 3 мең 990 йорт сафка бастырылган инде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук 2020 елда ул җитәкләгән ведомствоның РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртеп узгвн. Аларга "Демография", "Торак һәм шәһәр мохите", "Экология", "Мәгариф», "Сәламәтлек саклау" һәм "Мәдәният" керә. Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә.
Фото: архив / Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа