Әлмәтлеләр атнага бер тапкыр зиратка бара ала
Җәмгыять

Әлмәтлеләр атнага бер тапкыр зиратка бара ала

Бүгеннән башлап Татарстан халкы өчен махсус пропуск ярдәмендә зиратларга бару мөмкинлеге булдырылды.

Әлеге максат өчен пропуск атнага бер тапкыр һәм 1 сәгатькә бирелә. 

Моңа кадәр дүртенче максатта «җирләүләрдә катнашу» дип күрсәтелгән иде. Үзгәрешләр кертү турында карар 30 апрельдә имзаланды.
Цифрлы пропускны онлайн рәвештә https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинет аша һәм 2590 кыска номерына SMS-хәбәр җибәреп алып була.