Татарстанда 1000 кеше IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алды. Бу "Цифрлы икътисад" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.
Бу "Цифрлы икътисад" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.
ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча белем алучыларның барысы да 15 мең сумга кадәр номиналлы шәхси цифрлы сертификатлар алган.
Бушлай белем бирү буенча пилот проекты 2019 елда Россиянең биш төбәге арасында старт алган.