Әлмәттә зиратларга бару тыела
Быел Ата-аналар көне 28 апрельгә туры килә. Дини гореф-гадәтләр буенча ул Пасха бәйрәменнән соң унынчы көндә билгеләп үтелә.
Татарстан Министрлар кабинетының 10 апрельдәге 272 нче карарының 11 нче пункты нигезендә 11 апрельдән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр республика халкына, җирләү буенча хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итү һәм җирләүдә катнашу очракларыннан тыш, зиратларга бару тыела.
Шәһәр халкыннан, чикләү чараларын аңлап, карантин режимы кагыйдәләрен үтәүләре сорала.
Дин әһелләре үзизоляция режимын катгый үтәргә, үз-үзегезне һәм башкаларны коронавирус йоктыру куркынычы астына куймаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа