Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре рейдлар оештыруны дәвам итә

Кичә Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләре буенча рейд уздырган.

Битлекләр булу яки булмауны кибет хезмәткәрләрендә дә, шулай ук анда килүчеләрдә дә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булган территориядә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан чыгып тикшергәннәр.

Кагыйдәләрне бозган өчен берничә шәхси эшмәкәргә һәм оешма җитәкчеләренә карата административ материаллар тутырылган. Алар тикшерү һәм карар кабул итү өчен шәһәр судына тапшырылачак.

Хокук саклау органнары күзлегенә беренче тапкыр эләккән  битлексез гражданнар белән башта профилактик әңгәмәләр үткәрелә, аларның мәгълүматлары язып алына. 

Кабат бозу очрагында аларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының  20.6.1 маддәсе нигезендә административ беркетмә төзеләчәк. Соңыннан ул карар шәһәр судына тапшырылачак, ул карар кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса