Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак

Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәме белән «интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн-хакатоны узачак.

Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Чара 23 майдан 30 майга кадәр узачак. Әлеге вакыйга Хакатоннар марафонының Digital Superhero исемле беренче чарасы булачак.

Проектның идеологы һәм гамәлгә куючысы – ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе, координаторы-ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата призлар, үз инициативаларын эшләп бетерүдә һәм аларны пилотлаштыруда ярдәм алачак.

Фото:www.dshkazan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса