Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышкан

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Президентка яңа корпуста балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле бөтен шартлар тудырылачагы турында сөйләгәннәр.

«Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк»,  дигән Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов инде хәзер үк хастаханә өчен тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен күрергә кушкан.

Фото:tatarstan.ru/ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса