Бу хакта банкның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Искәртеп узабыз, кичә, ягъни 7 майда техник сәбәпләр аркасында банк карталарыннан акча күчерү очраклары күзәтелгән иде.
"Инде 7 май кичендә акчалар карталар хисабына тулы күләмдә кайтарылды", - дип сөйләгәннәр банкта.
Шулай ук, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары булган интернет һәм мобиль банк эше дә торгызылган.