Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

1 февральдән әлмәтлеләрнең хезмәт пенсияләре 6,5%ка арта

2014 елның 1 февраленнән Татарстанда 1075 мең пенсионерның пенсиясе, узган елда куллану бәяләренең артуына карап, 6,5%ка артачак.


Нәтиҗәдә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача суммасы 10,9 мең сум тәшкил итәчәк. 2014 ел дәвамында пенсиянең алга таба артуына килсәк, 1 апрельдән, РФП керемнәренең 2013 елда бер пенсионерга исәпләгәндә үсеш индексын исәпкә алып, хезмәт пенсияләрен өстәмә рәвештә арттыру көтелә. Россиядә былтыр пенсионерларның яшәү минимумының арту темпларын исәпкә алып, социаль пенсияләр дә индексацияләнәчәк.

Айлык акчалата түләүләр 1 апрельдән 5 %ка индексацияләнәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләрен елдагыча кабат исәпләү булачак.

Шул ук вакытта Россиядә яшәүчеләрне пенсия белән тәэмин итүнең минималь дәрәҗәсе әүвәлгечә шул регионда яшәүче пенсионерларның яшәү минимумыннан ким булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса