Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киләчәк төзүчеләр кулында

Төрле дисципли-наларның цикл комиссияләре атналыкларын оештыру һәм үткәрү Әлмәт политехник техникумы укытучыларының системалы эшчәнлеге булып тора.

Фән атналыклары иң яхшы практикаларны, инновацион тәҗрибәне таратуга һәм педагогларның һөнәри үсешенә булышлык итәләр.

Мартның беренче ункөнлегендә тәҗрибәле укытучы, цикл комиссиясе рәисе Елена Михайловна Михайлова җитәкчелегендә төзелеш дисциплиналарының цикл комиссиясе атналыгы узды. Әлеге атна 12 чараны үз эченә алды, алар арасында укытучылар М.Ф. Шакирова, З.Х. Дәүләтшина, И.Р. Хаҗиевларның «Профессионалитет» һөнәри проектын тормышка ашыру кысаларындагы һәм чыгарылыш төркемнәрендә демонстрацион имтиханга әзерләнү буенча мастер-класслары; укытучы Л.Г. Хәбибрахманованың ачык дәресе, «Татнефтедор»ның Әлмәт автомобиль юллары идарәсенә экскурсияләр, 08.02.01, 08.02.05 белгечлекләре буенча һөнәри ориентация видеороликлары конкурсы һәм башка бик күп чараларны әйтеп үтәргә була.

«Профессионалитет» федераль проектын популярлаштыруга һәм техникумда укучыларның иртә һөнәри ориентациясенә, ПОО турында  мәгълүматлылыкны һәм анда керү өчен мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән чараны аерым билгеләп үтәсе килә. Ул 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары катнашында үтте.

Укытучылар Е.М. Михайлова һәм Н.Д. Абакумова чарада катнашучылар өчен техникум буйлап мавыктыргыч экскурсия һәм «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре», «Буяу-декоратив эшләр» юнәлешләре буенча мастер-класс үткәрделәр. Әйтергә кирәк, мәктәп укучылары анда практик биремнәрне бик кызыксынып үтәделәр.

Әлеге атналыкның аеруча зур әһәмияткә ия булган тагын бер чарасы - ул да булса политехник техникумда  һәм Әлмәт һөнәри көллиятендә укучылар арасында «Кирпеч салу» компетенциясе буенча һөнәри осталык конкурсы. Конкурс укытучылар Л.А. Шафикова, Д.П. Каратаев, Н.Д. Абакумова тарафыннан оештырылган иде һәм ул, һичшиксез, булачак белгечләрнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Укытучылар һәм остазлар елында безнең укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын тагын бер тапкыр расладылар.

Наҗия Хәйдәрова,     ӘПТның фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса