Укытучылар көч сынашты
Шушы көннәрдә республикабыз районнарында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этаплары башланып китте.
27 гыйнварда Азнакайда булып узган бәйгедә Әлмәт данын «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Илдар кызы Сәлимҗанова яклап чыгыш ясады. Ул Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы муниципаль районнарыннан килгән укытучылар белән беррәттән ачык һәм осталык дәресләре күрсәтүдә көч сынашты.
Конкурс алга таба 17 февральгә кадәр Нурлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән муниципаль районнарында да узачак. Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында көч сынашачак, ул 2025 елның 17-22 мартында үтәчәк. Без дә Әлмәтебезнең иң талантлы укытучыларыннан берсе булган милли рухлы Алсу Сәлимҗановага уңышлар теләп, матур нәтиҗәләргә өметләнеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia