Әлмәт музыка көллиятендә студентлар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән очрашты
Студентлар гадәттән тыш хәл очрагында гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итәчәк гамәли киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишеттеләр.
Музыка көллиятендә студентларның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән очрашуы узды. Инспектор Шаронова Светлана Сергеевна «Янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуация» темасына әңгәмә үткәрде. Инспектор янгын турында хәбәр итү системасы эшли башлаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген, эвакуация чыгу юлларын ничек табарга һәм үзеңне халык арасында ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа