Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Белем көнендә Әлмәттә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Моннан тыш, җәмәгать транспорты эшенә дә игътибар бирәчәкләр.

Белем көненә әзерлек мәсьәләсен Әлмәт гомумшәһәр планеркасында күтәрделәр. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда мәктәп линейкалары 2 сентябрьдә узачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов шәһәр транспорты эшенә аерым игътибар бирергә өндәде. Аның сүзләренә караганда, укучыларның «Мәктәп – йорт» юлы буенча иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Авыл җирлекләренә килгәндә, түрә башлыкларга бу мәсьәләне ЮХИДИ бүлеге белән бергә эшләргә кушты. Әлмәт районында 2 сентябрьдә тиешле куркынычсызлык чараларын тәэмин итәчәкләр.

-  Белем көне-барлык укучылар өчен мөһим вакыйга: беренче сыйныф укучыларыннан алып чыгарылыш сыйныфларына кадәр. Аны әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады Каюмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса