Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балалар өчен «Хәрәкәт кагыйдәләре – хөрмәткә лаек» дигән профилактик чара узды

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүен искә төшерделәр, вело-мототранспорт һәм индивидуаль мобильлек чаралары белән идарә итү кагыйдәләренә зур игътибар бирделәр.

«Олимп» балалар һәм яшүсмерләр клубында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча «Хәрәкәт кагыйдәләре – хөрмәткә лаек» дигән профилактик чара узды.

Максат: Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту; укучыларның урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы күзаллауларын формалаштыру; балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатында укучыларның төп тәртип кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен тәрбияләү.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүен искә төшерделәр, вело-мототранспорт һәм индивидуаль мобильлек чаралары белән идарә итү кагыйдәләренә зур игътибар бирделәр.

Юл йөрү кагыйдәләрен беркетү өчен «САКЛА»  порталыннан видеофильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса