Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә студентлар форумы узачак

Катнашуга инде ике меңнән артык гариза бирелгән.

Әлмәттә 3-19 август көннәрендә  «Лига форум: җәй» студентлар форумы узачак.

Катнашуга республиканың 17 районыннан һәм Россиянең тугыз төбәгеннән ике меңнән артык студент гариза биргән. Проект «Мәгариф» милли проекты бурычларына җавап бирә, дип билгеләделәр ТР яшьләр министрлыгында.

«ТР Яшьләр министрлыгы Татарстан территориясендә әлеге проектны үстерүгә һәм популярлаштыруга һәртөрле ярдәм күрсәтә. Безнең бурыч-форумга мөмкин кадәр күбрәк студентларны җәлеп итү. Программада катнашу-яшьләргә иҗат, медиа, спорт һәм проект эшчәнлеге кебек төрле юнәлешләрдә үз мөмкинлекләрен ачу мөмкинлеге ул. Чара –  лидерлык һәм остазлык проекты», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Фото: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса