Максат - ватанпәрвәр буын тәрбияләү
Әлмәт Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең педагогик советы утырышында катнашучыларны кабул итте.
Очрашуның мөһим темасы - тәрбия мәсьәләләре hәм шуңа бәйле рәвештә мәгариф оешмаларында тәрбия бирүнең эш программасын гамәлгә ашыру.
Педагогларның август киңәшмәсе быел республика форматында төрле секцияләрдә уза. Әл-мәттәге очрашу - тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы. Калабызның «Нефтьче» Мәдәният сараена җы-елган кунакларны район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде. Ул районда мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәт хакында сөйләде, педагогларга авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде. Конференциядә ТР мәгариф hәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты. Алар район башлыгы белән бергә республикада колач алган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында сәхнәдән быел беренче сыйныфка баручы балаларга уку әсбаплары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр.
Алсу Әсәдуллинадан төп доклад шулай ук тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы булды. Бу елдан тәрбия институты каршында торган төп бурыч - ватанпәрвәр буын тәрбияләү. Аны төрле юллар белән башкару күздә тотыла, шул исәптән өстәмә белем бирү ысулы белән дә - чөнки мәктәптән тыш үсеш программалары, беренче чиратта, балаларны тайгак юлдан саклап калырга сәләтле, ди белгечләр. Тагын бер яңалык - быелдан Татарстанның 34 мәктәбендә тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшче вазифалары да кертелә.
- Республика уку йортларында 734 киңәшче кертеләчәк. Алар үсеп килүче буынны тәрбияләү программасының җаваплы секторы булачак. Шул ук вакытта әлеге киңәшчеләр укучылар белән генә түгел, укытучылар белән дә эшләячәк, - ди министр урынбасары.
Узган уку елында рес-публикада «Алдынгылар хәрәкәте» старт алды, алар барлык мәктәпләрдә ачылачак. Шуңа өстәп башлангыч сыйныфларда «Орлята России» дигән хәрәкәт тә ачылачак - иҗтимагый хәрәкәт сәламәт һәм тәрбияле буын үстерүгә йөз тотачак, диде Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән кунак. Моннан тыш психологик сәламәтлек тә мөһим.
Шуңа күрә Әлмәткә җы-елган белгечләр өчен берничә юнәлештә гамәли семинарлар да оештырылган иде. Алар иҗади юнәлешне дә үз эченә алды. Мисал өчен, мәктәп театрлары эшчәнлеген оештырып алып баручылар «Адымнар» күптелле гимназиясендә эшләде. Алар өчен Әлмәт татар дәүләт драма театрына сәяхәт тә оештырылган иде. Психологлар исә 25 нче мәктәп базасында аралашты, шулай ук «Нур» психологик ярдәм үзәгендә дә булдылар.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа