Авыл балалары дигәч тә...
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен... Әйе, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара.
Шәһәрнең зур тарихлы 1 нче мәктәбе ашыгыч темплар белән укучыларны кабул итәргә әзерләнә, Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия дә алны-ялны белми «төзекләнә». Елмаеп, балкып каршы алган матур мәктәпкә укырга баруы да, эшләве дә күңелле дә, нәтиҗәле дә.
Ә районда укырга түгел, кырыена барырга да куркыныч мәктәпләр дә бар әле.
Яңа Кәшер мәктәбе турында инде язмаган вакытлы матбугат, күрсәтмәгән телеканал, сөйләмәгән радио калмагандыр. Документларга кул куелган, менә була дисәләр дә, мәсәлдәге кебек, «йөк һаман шул килеш һәм шул урында».
Инде менә Кичү урта мәктәбе филиалы булган Аппак башлангыч мәктәбенең куркыныч хәлдә булуын күрсәткән фоторәсемнәр белән интернет челтәре тулды. Яхшы хуҗаның сыер абзары да болай түгел инде хәзерге көндә. Төзелеш материалларына кытлык заманда да мәктәпләр укучыларны болай каршылаганнары юк иде. Авыл балалары дигәч тә...
Бу хакта район мәгариф идарәсеннән 1 сентябрьгә кадәр ремонт ясаячаклар дип хәбәр иттеләр. Ә бит район башлыгы Тимур Нагуманов тарафыннан, җәй башында ук, әлеге мәктәпкә игътибар итәргә кирәклеге дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә әйтелгән иде. Кичү мәктәбе директорының без-нең белән сөйләшкәндә ике тапкыр телефоны өзелде дә, өченче тапкыр шалтыратып борчымадык инде. Югыйсә, Аппак мәктәбендә ремонт 1 сентябрьгә кадәр булачакмы, дип кенә сораган идек. «Безнең җитәкчедән сорагыз, ул нәрсә дип әйтте...» И-и, бигрәк җитәкчеләргә нык бирелгән халык инде. Хәер, алай булмаса, бер командада булып саналмыйсың бит.
Ата-аналарның «Халык контроле»нә язган хатына хакимият узган ел гына федераль программа кысаларында капиталь ремонт ясалган Кичү мәктәбенә йөртеп укытырга тәкъдим итә. Мәктәпнең бөтен мөмкинлеге һәм укучыларны йөртергә автобус та барлыгын ассызыклый
Әйе, ачның хәлен тук белми шул. Башы күренсә дә, башка авыл бит Кичү. Аппак авылы пенсионерлар һәм язын кайтып, көзен киткән кошлар кебек яшәүче дачниклар авылына әйләнеп кала.
Хәтерлим мин әле... Юк, мин бала чагымны мондый мәктәп белән хәтерләргә теләмәс идем.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа