Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«KARAKUZ» һәм «КилМәмәт» Казанны яулый

Апрель - Тукай айлыгы.

Шул уңайдан 23 апрель көнне Казан шәһәрендә республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең 2 нче туры үтте.

Анда мәктәп турында җиңгән командалар көч сынашты. Сайлап алу турында республика мәктәпләреннән 60 гариза килгән булса, шулар арасыннан 20 команда финалга, «Kazan Quest» уенына чакырылды. Әлмәт районыннан «Адымнар - Әлмәт» полилингваль гимназиясе һәм Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең җидешәр укучыдан торган «KARAKUZ» (җитәкчесе Г.Ю. Гафурова) һәм «КилМәмәт» (җит. Ш.М. Галләметдинова, Л.Н. Ситдыйкова) төр-кемнәре катнашты.

Уен бик киеренке барды. Һәр команда 20 биремне үтеп чыгып, ачкычны табарга һәм «алтын»га ия булырга тиеш иде. Биремнәр үзенчәлекле, кызык, мавыктыргыч һәм төрле булды. Катнашучылар карта һәм QR-кодлар белән эшләп, оештыручылар билгеләп куйган эшләрне башкардылар. Быелгы квест-уенның концепциясе - татар мифологиясе. Укучылар әдәбият һәм тарих буенча бик кызыклы сорауларга җавап таптылар, «Шүрәлинә, Убырлылар» белән якыннан аралаштылар, дуслаштылар, шунда ук бирелгән темага видеолар төшереп, үз аккаунтларына #qazanquest хештегы белән урнаштыра бардылар, саф татар телендә интервьюлар алдылар. 11 сәгатьтә башланган уен кичке биштә тәмамланды. Ачкычлар, «алтын»нар табылды. Нәтиҗә 26 апрельдә билгеле була.

Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган республика акциясенең төп максаты - татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен яшьләр арасында популярлаштыру.

Туган телен яратучы укучылар, аларны тәрбияләүче укытучылар булганда максатка ирешербез дигән фикердә калабыз.

Әлмәт районы төр-кемнәренә катнашу мөмкинлеге тудырган, уңайлы автобуста баруны тәэмин иткән өчен Әлмәт мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары С.М. Җиһаншинага, методист Л.Р. Сафинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Ләлә Ситдыйкова Мәмәт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса