«Белем радиосы» - яңа мәйдан
Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә «Белем радиосы» хезмәткәрләре белән очрашу булды.
«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Р. Гатауллин оештырып җибәргән «Әдәби марафон» китап сөючеләргә яхшы таныш. Меңләгән татар укучысын кузгаткан һәм тиз арада чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә татар китабына кызыксыну тудырган кеше ул. Аның идеясе белән оешкан «Белем радиосы» махсус балалар, яшьләр, студентлар өчен эшли. Монда үз язмаларыңны җибәрергә, махсус кунак булып барырга да мөмкин. Интернет челтәре аша һәркем тыңлый һәм теләгән укучының үзен тыңлату мөмкинлеге бар. Очрашуда «Белем радиосы» хезмәткәрләре Р. Мансурова, Г. Рәшитова, якташыбыз, Чупай авылы кызы, «Белем радиосы»ның чыгарылыш мөхәррире Л. Хисмәтова, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Очрашуны «Әдәби марафон»чы Г. Җамалиева оештырды. «Белем радиосы» Әлмәт җирлегендә дә укучылар өчен яңа мәйдан булыр дип ышанабыз.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа