Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күркәм гаиләләр - сабыйларга үрнәк

Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дип язып калдырган.

Баланың үсешендә, шәхес буларак җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, анда кешелек сыйфатларына, мәдәни, әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм мөһим рухи мирасның буыннан-буынга күчүен тәэмин итә. Балалар бакчасыннан ук сабыйларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак.

Түбән Мактамадагы 64 нче «Солнышко» балалар бакчасы халкыбызның милли мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне «Әби-бабай мирасы» проекты буенча уңышлы гына тормышка ашырып килде. Әти-әниләр, әби-бабайлар бакчабызда үткәрелгән «Яшьлек дигән дәртебез, моң тулы күңелебез», өч буынны берләштергән «Күңелләргә үткән бишек җырлары», «Кич утыру» фольклор кичәсе, «Әби-бабай остаханәсе», «Орчык бәйрәме», «Ә сез беләсезме?» дип исемләнгән кара-каршы сөйләшү кебек төрле чараларның иң актив катнашучылары булдылар.

«Капка төбем, бер утырып синдә, гомеремә кылам сәяхәт» капка төбе җыены да шушы эшләребезгә нәтиҗә буларак үткәрелде. Бәйрәмебез түрендә бакчабызның хөрмәткә лаек әти-әниләре, әби-бабайлары - күркәм гаиләләр урын алды. Гаиләләр үзләренең гаилә тарихлары, милли традицияләре, ядкарьләре, кул эшләнмәләре, аш-су осталыклары, иҗади сәләтләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм барышында халкыбызның уеннары, такмаклары, бишек җырлары яңгырады.

Балаларны туган як мәдәнияте белән таныштыруны музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Килгән кунакларыбыз бакчабызның этнография музее белән дә таныштылар.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне онытмыйбыз икән, димәк, милләт яши, халкыбыз яшәгәч, телебез яши, тормыш дәвам итә.

64 нче «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса