Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты

Тәрбия - иң мөкатдәс эш ул, ә тәрбияче - дөньядагы иң яхшы һөнәр!

2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу чакыру укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә күбрәк яшьләрне җәлеп итүне күз уңында тота. Шушы максаттан 23 март көнне шәһәребезнең 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында нәниләрне татар теленә өйрәтүче яшь белгечләр өчен түгәрәк өстәл узды. Үзенең күп еллык эш тәҗрибәсенә таянып, Рәзилә Усманова яшь белгечләргә киңәшләрен бирде.

- Һәрбер кеше үз эшендә нинди дә булса уңышка ирешәсе килсә, ул эшен яратып, аңа бөтен тырышлыгын куеп эшләргә тиештер дип уйлыйм. Хезмәтеңнең нәтиҗәсе булсын өчен күп эзләнергә, иҗади эшләргә, яңа алымнар эзләргә, шәхси иҗат лабораториясен кызыклы табышлар белән тулыландырырга кирәк, - диде ул.

Яшь белгечләргә эш кәгазьләрен, планнарны дөрес төзү, белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча методик киңәшләр бирелде. Очрашуның практик өлешендә бакчаның татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Венера Мордагулова үзенең авторлык уеннары белән осталык дәресе үткәрде. Алга таба тәрбиячеләр «Салават күпере» республика балалар журналы уздыра торган онлайн рәсем дәресендә катнаштылар. Соңыннан «Ачык микрофон» вакытында һәркем үзенең фикерләре һәм теләкләре белән уртаклашты.

Эш урыныбызда безне чиста күңелле, самими нәниләр каршы ала. Шул күңелләргә изгелек орлыклары чәчәргә кирәк! Шытып чыксыннар, үссеннәр, өлгерсеннәр алар. Сабыйларыбызны ничек тәрбияләсәк, киләчәгебез дә шундый булыр. Милләтебез киләчәге дә алар кулында.

 

Рәзилә Усманова, Венера Мордагулова,
36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса