Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Ел тәрбиячесе - 2023» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы бара

«Ел тәрбиячесе - 2023» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы башланды.

Бәйгене ел саен Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы белән берлектә инновацион методларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади инициативасын үстерү, аларның һөнәри осталыкларын арттыру максатында үткәрә.
Быел Әлмәт муниципаль районының иң яхшы тәрбиячесе исеменә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 27 педагогы дәгъва кылды.


"Минем педагогик табышым"  беренче конкурс сынавы  7, 8 декабрьдә 8 нче  "Умка" балалар бакчасында һәм 30 нчы «Кар кызы» бакчасында  үтте.


Катнашучыларның барысы да иҗади презентация формасында үзләренең педагогик эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр.


Нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыйган 10 педагог билгеләнде.  


Әлеге педагоглар 12-13 декабрьдә «Балалар белән педагогик чара» икенче конкурс сынавында катнаша. 
 

 

Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса