Балалар – тормыш чәчәкләре
Бу көнне зурлар балалар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә, сабыйларның күңелен күрергә тырышалар. Бәйрәм чаралары Әлмәт җирлегендә дә күркәм узды.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге һәм «Саулык» парклары бу көнне балаларның шатлыклы авазлары белән тулып торды. Шәһәр паркында кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча ачык республика турниры да узды. Биредә концерт, төрле күңел ачу программалары оештырылды. «Саулык» паркында исә мастер-класслар, интерактив квестлар, буяулар фестивале үтте, космос турында лимитлаштырылган фильм да күрсәтелде.
Иң тантаналы вакыйга-ларның берсе күркәм традиция буенча шәһәрнең бала тудыру йортында узды. Биредә «Бала тудыру йортыннан автокресло» хәйрия акциясе булды. Чараның төп максаты җәмәгатьчелек игътибарын балалар травматизмы һәм юлларда балигъ булмаганнарның иминлеге кебек проблемаларга җәлеп итү иде. Бәхетле ата-аналарны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән район советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады. Һәр гаиләгә файдалы бүләк - автокресло, ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты белән бергә туу турында таныклык тапшырылды.
Шушы ук көнне «Бәхетле балалар» хәйрия марафоны узды. Әлеге бәйрәм чарасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелде. Аларга төрле мавыктыргыч уеннар, аквагрим, карусель, батутларда сикерү мөмкинлеге тудырылды.
Бәйрәм тантаналары үткәрүдә депутатлар һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләре дә үзләреннән зур өлеш кертте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахмановның хәйрия ярдәме белән «Буровик» яшүсмерләр клубында балалар өчен аквагрим һәм тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Сабыйларның күңелен күтәрергә «Нефтьче» мәдәният йортыннан «Малина» ансамбле дә килгән иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа