Йолалар - тәрбиянең нигезе
Азнакайның Мәдәни үзәгендә «ТРның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары, фольклоры һәм халык сәнгатенең бүгенге торышы» дигән темага районара форум узды.
Әлеге чарада «Ак калфак» оешмасының район бүлеге җитәкчеләре, вәкилләре һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Катнашучыларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Депутат Азат Ягафаров чыгышы киләчәккә бәйле ышанычны арттырды.
Форумга килгән тугыз район вәкилләре үз чыгышларында җирлекләрендә сакланып калган, бүген дә даими үткәрелеп килгән йолалар һәм гореф-гадәтләр белән таныштырдылар. Баулы районында «Кода-кодагыйлар мунчасы» киң таралган, кунак итү һәм мунчага җырлап-биеп арба я чанада илтү, мунчадан уйнап каршы алуларны бик күңелле итеп оештыралар икән. Ютазы ягында кыз ягыннан килгән кунакларны өйдән-өйгә кунакка чакырып сыйлаулар бүген дә бар. Бирнә салынган сандык, көянтә-чиләк белән кияүгә чыгу да сакланып килгән. Чиккән сөлге, кулъяулык белән төшә киленнәр.
Безнең районда да сак-ланган әлеге йолалар, яңа-лары да туа тора. Сакланган йолаларның берсе «Ак калфак»ның Мәмәттә узган утырышында күрсәтелгән иде. Яшь киленгә су юлы күрсәтү һәм чишмә янында җырлап кәләшнең чиккән кулъяулык бүләк итүе. Чиләк-ләренә чишмә суы тутырып, сак кына атлап, суны чайпалдырмый алып кайтуы, гаилә бөтенлеген сак-ларга кирәклеген яшьләргә төшендерү йоласы.
Кичләрен бергәләшеп китап укулар яшь буынны тәрбияләүдә зур ярдәм булып тора. Әлеге гадәтне даими рәвештә тәрбияләсәк, татар матбугатына язылу мәсьәләсе дә хәл ителер, күңелләрне борчымас иде. Дөньякүләм #әдәбимарафонда катнашу уңай йогынты ясый һәм яхшы гадәт булып формалашачак.
«Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас!» дигән якташыбыз Риза Фәхреддин.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да үзенең чыгышында бу турыда билгеләп үтте. Әһәмиятле гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшыру өчен бар тырышлыкны куярга кирәген ассызыклады. Әлеге чарадан өй эшләре алып, Чатыр Тау җыенына чакыру белән кайттык.
Гөлия Җамалиева, «Ак калфак»ның Әлмәт бүлеге вәкиле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа