Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәбендә иң уңган татар кызын ачыкладылар

Бу бәйге татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.

5 нче март көнне районның Сөләй мәктәбендә 5-10 нчы сыйныф кызлары арасында "Татар кызы" бәйгесе уздырылды. Татар милли киеменнән килгән кызлар  үзләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынап карый алдылар. Җырладылар, биеделәр, сүзгә осталыкларын да күрсәттеләр алар.

"Шаян кызлар" командасы да, "Сөембикә" командасы да ярышка нык әзерлек белән килгәннәр. Егетләребез дә кызлардан калышмады. Бәйрәм белән котлап, җыр да җырладылар, кызларга матур-матур сүзләрен дә әйттеләр, уеннарда да бик актив катнаштылар. "Бәйрәм кичәсе барыбызның күңеленә дә бик хуш килде", - ди чараны оештыручылар.


Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гараева Гөлмира Абдулловна.

 

Фото: Сөләй мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса