Әлмәтнең Урсала микрорайонында балалар бакчасы төзелеше тәмамлану  этабында
Мәгариф

Әлмәтнең Урсала микрорайонында балалар бакчасы төзелеше тәмамлану этабында

Аның гомуми мәйданы-2963,50 кв. метр.

«Мәктәпкәчә белем бирү» республика программасы кысаларында Урсала микрорайонында 140 кешелек балалар бакчасы төзелде.
⠀
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасы ике катка ия.
⠀
Балалар бакчасын 2021 елның 30 декабрендә файдалануга тапшырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.