Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән профилактик очрашу үткәрделәр

Чараның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегендә.

27 нче номерлы «Нәни куллар» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Убырлы карчыкның юл йөрү маҗаралары» дигән профилактик чара үткәрелде.

Балалар бакчасын урманнан Убылы карчык килде. Балаларга  Светофор ярдәм итте. Алар светофор белән рәхәтләнеп, әкият героен  урамда һәм җәмәгать транспортында дөрес тәртипкә өйрәттеләр, аны юл билгеләре белән таныштырдылар, юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр укыдылар һәм һәр билгенең нәрсә аңлатканлыгын сөйләделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта зур бәла була, дип кисәттеләр аны. Балаларга бик күңелле һәм кызыклы булды: алар светофор белән табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, хәтта юл билгеләре дә ясадылар.

Чара дәвамында балалар җәяүлеләр дә, пассажирлар да, машина йөртүчеләр дә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса