Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә балалар туклануы ничек?

Безнең барыбыз да заманында укучы булган, шуңа күрә дә мәктәптә ничек ашыйсы килгәнен бик яхшы хәтерли торганбыздыр.

Ашханә ягыннан килгән тәмле исләрне онытырга мөмкинме соң? Җомга көннәрендә коймак белән дә сыйлыйлар иде әле үзебезне!

Дәреснең тәмамлануын минутлап, секундлап көтеп утырган, кыңгырау шалтырагач, сыйныф бүлмәсеннән дәррәү кубып ашханә ишеге төбенә килеп тезелешкән вакытлар әле дә истә. Иң беренче булып, парлап тотынышкан башлангыч сыйныф укучылары ишекне ачып кереп китә, аннан соң чират югарырактагыларга җитә.

Шәһәр мәктәпләрендә ничек булгандыр, ә менә без, авылныкылар - итле макарон, котлет, төрле ашлар, боткалар һәм төрледән-төрле камыр ризыклары ашап, компот, чәй һәм сок эчеп үстек. Каймак та бирәләр иде әле хәтта. Ит һәм яшелчәләр белән колхоз тәэмин итеп тора иде. Мәктәп бакчасында гомер-гомергә яшелчә үстерделәр. Без үскәндә бары тик казылык (колбаса) гына бик дефицит иде. Шушы көннәрдә Россия кулланучылар күзәтчелеге 7 сентябрьдән башлап мәктәп ашханәләрендә фаршлы һәм йомыркалы макароннар, йомырка тәбәсе, гөмбә, паштет, эремчек яки ит төрелгән коймаклар тыелуын хәбәр итте. Имеш, бу төр продуктларда зарарлы бактерияләр тиз үрчи. Бу вакытта телевизор экраннары янында утырган әбиләр бөтенләй аптырашта калган булгандыр инде, мөгаен. Шаккатмас җиреңнән шак-катарсың - балаларны иң яраткан ризыкларыннан мәхрүм итәләр түгелме соң? Моннан тыш балалар үлеп яраткан сосискалар да ашханә рационыннан юкка чыкканы билгеле булды. Карамель кәнфитләр, пирожныйлар да сатылмаячак. Аңа караганда укучыларга күбрәк төрле салатлар тәкъдим итәләр. Әти-әниләрнең күпчелеге әлеге дә баягы макарон һәм сосискаларның менюда булмаячагына борчылуын белдерде. Салат ашап кына тук булмассың монда, тагын балалар ач йөриячәк икән, диючеләр дә булды.

Мин үзем дә аңлап бетерә алмадым бу менюдагы үзгәрешләрне. Уку процессы, гомумән, энергияне күп сарыф итә торган хезмәт. Аллергияле балалар да хәзер шактый. Менюдагы бу үзгәрешләр гастрит китереп чыгарырга да озак сорамас. Бер караганда, мәктәп укучыларын файдалы майсыз ризыклар белән тәэмин итү кирәк кирәген. Симерү, диабет һәм анемия белән авыручы балаларның елдан-ел шактый арта баруы да борчуга сала. Кулланыла торган продуктлар углеводларга, аксымнарга, макро- һәм микроэлементларга бай булырга тиешлеген барыбыз да белә, монда профессор булырга кирәкми. Азык парда пешсә күпкә яхшырак. Шул ук вакытта мәктәптә туклануны төрлеләндерү дә зарур. Моның өчен сөттән, иттән, балыктан әзерләнгән ризыкларны чратлап кертү сорала. Шул ук вакытта яшелчә-җимеш тә мулдан бирелергә тиеш. Элеккеге совет чорында ул шулай иде дә. Россия кулланучылар күзәтчелегенең яңа таләпләре Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә ничек үтәлә икән соң? Бу турыда белешмә алу өчен без мәгариф идарәсенең туклану бүлегенә шалтыраттык. Биредә безгә түбәндәге җавапны бирделәр:

- Яңа уку елы башлану белән, төгәлрәге 2 сентябрьдән, мәктәпләрдә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү оештырылды. Әлмәт җирлегендә моны “Санрайз” ҖЧҖ тормышка ашыра. Беренче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәр балалар түләүсез ашый. Ташламалы һәм түләүсез туклану социаль яклау хезмәте аша хәл ителә. Меню авыл һәм шәһәр мәктәпләре өчен бертөсле. Барлык санитар таләпләр дә төгәл үтәлә. Кызганыч, пешекчеләр белән тәэмин ителеш бик катлаулы. Сәбәбе – хезмәт хакларының түбән булуында.

Менә шулай. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны сыфатлы итеп оештыру азык-төлек сыйфатына гына түгел, кеше факторына да бәйле.

Шушы көннәрдә Татарстан хакимияте 2022 елга айлык акчалата түләүләр күләмен дә билгеләргә өлгерде. Шул түләүләр арасында мәктәп укучыларына каралганы да күзгә чалынды. Киләсе елның гыйнварыннан мәктәп укучыларына дәүләт уку йортларында туклану өчен көненә 8,3 сум түләячәкләр. Балаларыбызның тамаклары гына тук була күрсен!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса