Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачысына Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган "Качаклар" премьерасын тәкъдим итте.
Тормышчан спектакльне төбәгебезнең театр сөючеләреннән тыш Татарстанның театр тәнкыйтьчеләре дә карап өлгерде. Соңгылары драматург Илгиз Зәйниев режиссерлык иткән әлеге эшне ел вакыйгасы, драматургиядә яңа сүз дип атады.
Көнүзәк
"Театр - ул максат түгел, ә тормышны һәм үземне өйрәнү өчен чара", дигән Андрей Миронов. Нәкый Исәнбәтнең 1923 елда язылып, беренче тапкыр шул ук елны Атау авылы һәвәскәрләре тарафыннан куелган "Һиҗрәт" пьесасы бу сүзләрнең асылын бигрәк тә дөрес итеп ачып сала.
- "Качаклар"ны кую хакында моннан берничә ел элек үк хыялланып йөри башладым. Һәр нәрсәнең үз урыны, вакыты, кешеләре дигәндәй, ниһаять, ул да үз сәхнәсен тапты дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте премьера алдыннан булган матбугат конференциясендә Илгиз Зәйниев.
Сәхнәдәге вакыйгалар узган гасырның болгавыр гражданнар сугышы чорында бара. Гайнетдин мулла үзенең өч хатыны һәм бердәнбер кызы белән кызыллардан качып ак гаскәриләр артыннан Себергә кузгала. Әлбәттә, ихлас күңеленнән бер Аллага табынып, иманына тугры булып яшәгән дин әһеленә туган җиреннән аерылу җиңел бирелми. Хәйләне бар дип тә белмәгән һәм башкалардан да аны көтмәгән ирне һәрберсенең үз астыртын нияте булган кешеләр тамыры белән кузгата. Ә тамыры кузгалган имәннең язмышын чамалый торгансыздыр...
Спектакльне карагач, каян гына күреп алган да, ничек шулай туры аткан дип авторның төгәллегенә бер шаккатасың да, әсәрдәге вакыйгаларны декорация итеп замана тамашачысына җиткерә алган команда эшчәнлегенә ике сокланасың! Чыннан да, кайсы гына дәверне алсаң да, җиргә сыналыр өчен җибәрелгән адәмнәр язмышын болгатучылар табыла тора. "Качаклар" - әнә шул хакта.
Яңача ачылды
Нәкый Исәнбәтнең әлеге пьесасы татар профессиональ сәхнәсендә 1924, 1965 һәм 1980 елларда куела. Аларны карау бәхетеннән мәхрүм булганга, шәхсән үзем Әлмәт сәхнәсендә куелганын чагыштырырга алынмыйм. Шулай да безнең артистларның осталыкларын һәм, гомумән, спектакльне сәхнәгә әзерләгән команданың профессиональлеген белгәнгә күрә, "Качаклар"ның заманча яңгырашлы булуына, бүгенге сәхнә таләпләренә туры килгәненә шигем юк. Спектакльнең рәссамы Булат Ибраһимов, композиторы Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Эльмир Низамов, биюләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйган. Исемнәре үзләре үк сөйли торган шәхесләр әзерләгән спектакльдә безнең сөекле артистларыбыз да һәрвакыттагыча югарыда калып, яңа яктан ачылды.
- Эльмир Низамов белән без дуслар. Хәзерге вакытта Казанда да спектакль эшлибез, Сладковский оркестры белән дә хезмәттәшлек итә. Вакыты тар булса да, "Качаклар" өчен махсус көйне яза алды. Аны "Мирас" ансамбле тере килеш уйнап, студиядә яздырып җибәрделәр, - дип ассызыклады сөйләшү барышында Илгиз Зәйниев.
Режиссер фикеренчә, спектакльне нәкъ шул көй бизәлеше өчен генә булса да килеп күрергә кирәк.
- Безнең эш - спектакльне кую. Әлбәттә, уртак хезмәтебезгә озын гомер теләсәк тә, кайчан да булса ул барыбер сәхнәдән төшә. Ә менә спектакль өчен язылган көй һәрвакыт кала. Эльмирга шуның өчен аеруча рәхмәт! - диде ул.
Һәркем үзен күрә ала
- Әлеге пьесада персонажлар берсеннән-берсе шәбрәк итеп язылган һәм бу актер өчен зур байлык дип уйлыйм. Андагы образларны татар артистлары, һичшиксез, уйнарга тиеш дип санаганга күрә, әлеге пьесаны алдым да. Гомумән, пьеса бу театр өчен үзе сорап килгән кебек. Һәрбер роль җиңел урнашты, җайлашты. Шуңа күрә бергәләп рәхәт итеп эшләдек. Дөресен генә әйткәндә, Әлмәткә килгәндә сәхнәгә Саниянең тагарак белән чыгуыннан кала минем өчен берни дә билгеле түгел иде әле, - диде режиссер Илгиз Зәйниев очрашу барышында.
Ә образлар, чыннан да, берсеннән-берсе характерлы, кабатланмас, үзенчәлекле. Шәригать кушканнан читкә тайпылмый үз куыгында гына яшәүче Гайнетдин, мал җанлы Сания, ир өстенә хезмәтчесе Хөләйне сөяркә иткән Хәнифә, ирдән иргә барып, революция белән итәкләре һәм чәчләре кыскарган дәртле Сәрби, атасын гаепләп яшәсә дә, үзе дә шуннан ары китмәгән Зөһрә, кичәге бай, бүгенге хәерче земский Абдулич, йөзеннән битлеге һич төшмәгән артист Качкинский, хәмердә йөзәргә хыялланган һәм аракы ләгәнендә җан-тәслим кылган Баһави, бүген башына яулык ябып, иманга килгән фахишәләр, байлыкны Алла иткән казый һәм кара җаннар кулында курчак булган мөфтиләр азмы арабызда?!
Асылда елый торган трагедия ятса да, комедия жанры буларак билгеләнгән "Качаклар" яшь аралаш көлдерә.
Яшермим, премьерадан чыккач битләрем ут янды. Чөнки спектакльне әзерләүчеләр татарны рәхәтләнеп яңаклады! Хәер, татарны гына микән?..
Рәдифә Ногманова
Евгений Михайлов фотосы