«Ижевск шәһәрендә концертка 97 яшьлек Маһинур әби килде. Алхамдулиллә, Сөбханалла. Барыбызда кем күргән бу язманы шул яшкә җитәргә язсын. Күнел тынычлыгы тәннәрегезгә сихәт телим. Амин» - дип яза аккаунтында җырчы. Менә бит!!! Салават Фәтхетдиновны яшьләр генә түгел, олы яшьтәге әбиләребез дә яратып тыңлый.
«Изге кешедән - изге сүзләр чыга!!! Рәхмәт, Салават абый! Үзегез дә исән-сау булыгыз - безнең өчен иң мөһиме бу!!» - дип яза җанатарлары. Без дә сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз.
Фото:Инстаграм