Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ризат Рамазанов: «Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары тотынып...»

Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек

«... Бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар "Пертеса авыруы" дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә - шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды... 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары - тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем.
Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: "Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде", - дидем. Мендем. Аннары: "Эх, велосипед белән менәргә иде", - дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә...
Ходаема мең рәхмәт!».

Әлеге язма белән @tatar_estrada аккаунты уртаклаша. Ходай берәүне дә сәламәтлектән аермасын. Түзем, сабыр булганы, егетлеге өчен Ризатка афәрин диясе генә кала!

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса