Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» фестивале гөрләде

Әлмәттә XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәкара фестиваленең гала-концерты узды.

Яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән бу күркәм фестиваль ел саен «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият»программасы ярдәме белән уздырыла.

Быелгы бәйге программасына Татарстан Республикасының нефтьчеләр төбәгенең 20 торакт пунктыннан килгән 2 меңнән артык катнашучы  иде.

«Татнефть» компаниясе һәм генераль директор Наил Маганов исеменнән гала-концертта катнашучыларны «Татнефть»  компаниясең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сәламләп узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән Азалия Зарипова һәм Камилә Абдуллина, Азнакай шәһәреннән Рубис Зыятдинов, Түбән Камадан “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле гран-при иясе булдылар.

 

Бу хакта тулырак газетабызның иртәгә чыгачак санында.

Фото:Наил Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса