Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрнең күңел ачуы дәвам итә [+ФОТОЛАР]

"Татнефть" компаниясе һәм муниципалитет ярдәме белән тормышка ашкан "Мәдәни мохит" проектына була быел әлмәтлеләр дәрәҗәле ансамбльләрне, танылган җырчыларны карый алды.

Иркә, Марат һәм Артур дуэты, Рөстәм Асаев, Айдар Галимов, Гүзәлия һәм тагын әллә никадәр популяр җырчылар килде безгә. Һәр ялларда шәһәрнең төрле почмакларында бушлай концерт -тамашалар булып кына калмады, ә балалар өчен күңел ачу чаралары да, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә мастер-класслар да булды. Өч ай дәвамында барган проектта шулай итеп 2080 кеше катнашты, ул барлыгы 52 меңнән артык тамашачыны үзенә җәлеп итте.

Алтын көзнең беренче атнасында да Әлмәт чын мәгънәсендә мәдәни мохиткә төренде. "Яшьлек" паркында нәни сабыйлар өчен эстафета белән башланып киткән чара соңрак әлмәтлеләрне шәһәр пляжына җыйды.

"Әдәби ишегалдында" узган концертларны да тамашачылар яратып кабул итте. Бу атнада анда "Әлмәт" милли-мәдәни үзәкнең камера оркестры, Татарстанның халык артисты Айдар Габдинов, төрле бәйгеләр лауреатлары Людмила Шатунова, Альбина Гәйнетдинова, Рузалия Низамова чыгыш ясады.

Чехов урамында җәелгән "Дөнья төргәге" дигән интерактив акция исә яшь рәссамнарны һәм рәсем дөньясына хирыс булучыларны үзенә җәлеп итте. Казан рәссамнарының, ТР рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевның эш алымнарын карарга шәһәр укучылары һәм укытучылары җыелды. Тынычлык, изгелек һәм туган як турында кыска гына вакыт эчендә эшләнгән сәнгать җимешләрен күпләр яратып кабул итте.

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары чыгышына да көн суык булуына карамастан шактый кеше җыелды.

Татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар "Шәмсенур" паркында чыгыш ясады.

- Сездә бигрәк җайлы икән. Концертларны фатирдан чыкмыйча да карап була, - диде танылган җырчы Дилә, парк янәшәсендә яшәп, тәрәзәләреннән концерт карап торган тамашчыларга ишарәләп.
Гади һәм ачык артистларны карарга хәтта күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Халык артистлар белән рәхәтләнеп фотога да төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса