«Иске Әлмәт» Мәдәният йортында иртәгә хәйрия концерты һәм ярминкә булачак.
Анда җыелган бар акчалар ДЦП (балалар церебраль параличы) авыруыннан интегүче балалар өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак. Хәйрия концерты Әлмәт шәһәренең «Первый лицей» МАОУ, Әлмәт районы социаль яклау идарәсе, «Татнефть» ААҖ, чыгарылыш укучыларының «ЛИГА» #всевместе хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән. Концерт 3 мартта 18.00 сәгатьтә башлана.