Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында 68 нче сезон ачылды

Уйна, көл һәм җырла... Быелгы 68 нче сезонын театр алдагы еллардан аермалы буларак уйнап кына түгел, җырлап-биеп, концерт-тамаша белән башлады.

Театр коллективын һәм театр сөючеләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов та килгән иде. Котлавында район җитәкчесе залның шыгрым тулы булуын халыкның театрга мөнәсәбәте дип бәяләде. "Театр - татар телен саклауда, милләтнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерүдә төп урынны били. Театр үсештә. Төрле фестивальләрдә даими катнашып, төбәк данын чит өлкәләрдә, чит җирләрдә таныта", - дип искәртте Мәҗит Салихов. Әлмәт шәһәренең 60, Татарстанда кара алтын ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллык юбилейлары да театр игътибарыннан читтә калмас дигән ышаныч белдерде.
Соңгы еллардагы гадәт буенча район башлыгы "Елның иң яхшы актеры" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде. 67 нче сезон нәтиҗәләре буенча сәнгать советы карары нигезендә "Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинциясендә Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклендәге Вагыйзь, Наил Гаетбай әсәре буенча куелган "Студенлар 3D" тамашасындагы Усман Сабирович образлары өчен Нәфис Габдрахманов, Әмирхан Еникиның "Тормыш корабы"ндагы Харис, "Назлы кияү" спектаклендәге Рәшит образлары өчен актер Раушан Мөхәммәтҗанов бүләкләнде. "Назлы кияү", "Студенлар 3D" спектакльләрендәге Гайни һәм Хәкимә образлары өчен Рәзинә Хәкимова "Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" буларак аталды.
Сәламләү өчен сәхнәгә күтәрелгән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева: "Театр - халыкның җанын, ә тамашачы актерларны рухландыра", - дип билгеләп үтте. Тагын ике елдан Әлмәт театры 70 яшен билгеләп үтәчәк. Киләсе сезоннарны коллектив юбилей алды сезоны дип игълан итә. Быелгысын театрның алтын баганасы - өлкәннәргә багышларга ниятләп торалар. Октябрь аенда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Татарстанның халык артисты Фоат Зариповның иҗат кичәсе планлаштырыла...
Узган сезон нәтиҗәләре турында сөйләгәндә театр җитәкчесе премьералар, гастрольләр, фестивальләр һәм җиңүләргә тукталды. Шуларның берсе - Пермь өлкәсендә узган кече шәһәрләр театрлары фестивалендәге казаныш. Директор сүзләренчә, әлеге сәнгать форумында катнашу теләге белдереп, 300 театр гариза биргән, шуларның 18 е фестивальдә катнашу хокукы алган, 8 театр дипломга ия булган. Алар арасында К. Гоцци әсәре буенча куелган "Болан патша"сы белән Әлмәт татар дәүләт драма театры да бар.
Сезон ачу тантанасында ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары дә тапшырылды. Бу мәртәбәгә хезмәттә ирешкән уңышлары өчен тегү цехы башлыгы Резедә Коноржевская, костюмнар цехы җитәкчесе Лилия Кузнецова, театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова, озак еллар театрга ихлас хезмәт итүче актриса Фәймә Бикморатова, талантлы актриса Мәдинә Гайнуллина лаек булды.
Концерт-тамашаны халык ошатты. Программада тамашачы яратып өлгергән спектакльләрдән өзекләрне моңлы җырлар, дәртле биюләр алыштырды. Афәрин! Быелгы сезон ачу тантанасының тагын бер үзенчәлеге, тәнәфес вакытында фойеда берәүләр скрипка моңын тыңлады, икенчеләре гармун белән моңланды.

P.S. Туфан ага Миңнуллинның вафатыннан соң театрга аның исемен алу турында сүз чыккан иде. Шул мәртәбәгә ия була алмау күңелне төшерде. Түбән Кама театры Туфан абый әсәрләрен иң күп сәхнәләштерүче дияр, берәүләр. Әйе шул. Ләкин кемнекедер күп булыр, берәүләр берсен берәгәйле куяр. Әлмәт театры репертуарында сирәк күренеш булса да, заманында безнекеләр сәхнәләштергән "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле белән Т. Миңнуллин абруйлы Тукай бүләгенә ия булды, ләбаса. Их, шул исемне дәгъваларга берләшә, һич югы көндәшләргә каршы дуслаша алмадык.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250