ИлСаф өйләнгән! [+ФОТО]
Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән/
"Зиләмә сабырлыгы, улларыбыз өчен рәхмәт! Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын" дип яза ул фото астында.
.jpg)
ИлСаф белән Зилә ханымның уллары Җәмилгә – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенәсе – балалар бакчасына йөри икән.
Беренче хатыныннан булган кызы Энҗе хәзер үзе әни: ИлСафның кечкенә оныгы Сәфинә бар.
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia