Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлем чәчләрен ничек тәрбияли?

Җырчы Гүзәлемгә бер караш ташлау җитә, аның үзен карап, тәрбияләп торучы нәзакәтьле хатын-кыз икәнен аңлыйсың. Җырчыга һәрвакыт матур булу серләрен сорап язалар, киңәшләр сорыйлар икән. Гүзәлем үзенең киңәшләрен безнең белән дә уртаклашты.

- Гүзәлем, чәчләрне тәрбияләү, матур итеп саклау - һәр хатын-кызны борчый торган мөһим сорау. Син бу уңайдан нинди киңәшләр бирә алыр идең?

- Чәчләремә зур игътибар бирергә тырышам, чөнки карап тормасаң, алар кыяфәтен югалтырга мөмкин. Чәчне турайту җайланмасы белән еш куллангач, чәчләрем нык юкарды. Беренчедән, чәчне җылымса су белән юарга кирәк. Шампуньны чәчнең халәтенә туры китереп сайларга, сульфатсыз булса, яхшырак. Шампунь белән юганнан соң, бальзам яки маска белән юдырырга киңәш ителә. Маскаларны үзем ясамыйм, әзерне сатып алам. Башны тырнак белән түгел, ә бармак белән ышкып юарга кирәк. Чәчкә уралган сөлге су тамып беткәч кенә алынса әйбәт. Чәчне фен белән киптергәнче, мин экранирование ясыйм. Майны чәчнең очына гына 2-3 тамчы тидерергә һәм салмак кына тарарга кирәк. Фен белән киптергәндә, артык киптерүдән сак булыгыз. Кайвакыт витаминнар эчәм. Әгәр чәчегездә чал чәчләр булмаса, буямагыз. Үз төсегез теләсә кайсы төстән дә ямьлерәк! Чәчне көн дә диярлек юам һәм өч айга бер тапкыр кистерәм.
- Биткә крем сөртү буенча нинди фикердә син?
- Тональный крем, көндәлек крем һәм косметиканы юа торган чара - барысы да бер сериядән булырга тиеш. Дерматологлар да бу фикердә. Чөнки төрле сериядән булган кремнар туры килмәскә мөмкин.
- Үзең кыйбатлы косметиканы кулланасыңмы?
- Арзанга кызыкмыйм, ләкин кыйбатлыны да алмыйм. Үзең өчен акчаны кызганмаска кирәк, чөнки арзан әйбер битне бозарга мөмкин.
- Гүзәлем, һәрвакыт игътибар үзәгендә булу авырмы?
- Мәҗлесләр үткәреп йөргәч, хәтта тырнакларны да гел тәртиптә тотарга кирәк. Бер генә тырнагың сынса да, үзеңне уңайсыз хис итә башлыйсың, чөнки халык бик тикшерә, баштан алып аякка кадәр күзәтә. Аннан соң үзләренә реклама ясауны сорап, бушлай хезмәт күрсәтергә теләп, матурлык салоннарыннан еш мөрәҗәгать итә башладылар. Әмма, гадәттә, кешене ышандырганчы, хезмәтләренең никадәр сыйфатлы булуын үзем барып тикшерәм.

Эльвира ШАКИРОВА

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса