Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан.

- Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә инде яннарына килеп баскач, гафу үтенеп, автограф сорадылар. Баксаң, алар минем машинамны танып махсус туктаткан икән! Хәзер шушы урыннан узганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрсәм, сәлам биреп китәм, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл.

Гүзәл Уразованың машина йөртү тәҗрибәсенә - 13 ел. Безгә мәгълүм булганча, хәзерге вакытта ул Porsche Cayenne машинасында җилдерә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса