Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Барыбызның да эшенә уңыш китерә

Гөлия Җамалиева 2019 ел эшчәнлеге буенча Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә тәкъдим ителде.

Гөлия Нәбиулловна Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә 2018 елдан эшли. Ләкин монда ул яңа кеше түгел, укытучы буларак балалар белән төрле чаралар үткәрүдә катнашып, моңа кадәр дә күп еллар китапханәнең үз кешесе булды.

Декрет ялына киткән хезмәткәр урынына кеше табу турында сүз чыккач, җитәкчелекнең Җамалиева исеменә тукталуы бик табигый: әдәбиятны яхшы белә, кызыксынучан, эзләнүчән, укучыларны җәлеп итә алачагын алдагы эшләре белән күрсәтте. Һәм бу сайлау уңышлы булды. Язучылар иҗатына багышланган кичәләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, шигырь уку бәйрәмнәре, башка төрле мәдәни чараларның барысын да Гөлия Җамалиева яхшы зәвык, югары оешканлык белән башкарып чыга.

Аның күренекле галим Хатыйп Миңнегуловка багышланган «Асыл якның асыл заты» очрашуы, Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Сугыш кичкән гүзәл зат» чарасы бай мәгълүматлы, эчтәлекле булды. Китапханәдә “Татарча диктант” язуны оештыру, әдәби марафончылар белән очрашулар үткәрү телебезне саклап калуга үз өлешен кертүче чаралар булып торалар.

«Туган як» клубы да аның даими ярдәмен тоеп яши. Тематик материаллар табу, аудио-видеоязмалар куллану – Гөлия Нәбиулловна тырышлыгы белән башкарыла. Ул шәһәр мәктәпләрен, мәдәният оешмаларын яхшы белә. Шуңа очрашулар үткәргәндә, тамашачылар чакыруда да аңа таянабыз. Кулга-кул тотынып эшлибез дисәк бик дөрес булыр.

Йомшак сүзе, ачык йөзе, кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәттә булуы белән барыбызның да эшенә уңыш китерә ул.

Гөлия Җамалиеваны «Туган як» клубы исеменнән Рафаил Төхфәтуллин премиясенә тәкъдим итәбез һәм аны бу премиягә лаек дип исәплибез.

Зәрия Хәбипова

«Туган як» клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса