Әлмәт районы делегациясе Сургут шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен тәкъдим итте
Әлмәт муниципаль районы командасы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасының күпкырлы мәдәниятен тәкъдим итте, Сургут шәһәрендә III Халыкара Иртыш Сабантуен оештыруда катнашты.
53 меңнән артык кешене җыйган зур бәйрәм Ханты-Манси автономияле округы – Юграда Россия халыклары бердәмлеге елының һәм яшь гаилә елының мөһим вакыйгаларының берсе.
Шәһәрнең үзәк мәйданында халык кәсепләре ярминкәсе оештырылды, бәйрәм кунаклары милли ризыклар белән сыйландылар. Шулай ук Әлмәт районы территориясендә яшәүче халыкларның хуҗалыкларын күрделәр. Иҗат коллективлары җырлары, биюләре белән сөендерделәр, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Моннан тыш, интерактив һәм спорт мәйданчыклары эшләде. Көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары барысының да игътибарын җәлеп итте.
Әлеге җылы очрашу вакытында тугандаш шәһәрләр арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia